Районда урып-җыю эше ахырына якынлаша
Бүгенге көндә районда бөртеклеләрне урып-җыю эше ахырына якынлаша. "Әсәнбаш-Агро", "Яңа тормыш", "Урал", "Рассвет", Вахитов исемендәге, "Вахитов", "Восток" хуҗалыкларында игеннәр тулысынча җыеп алынды. "Урал", "Игенче Плюс" җәмгыятьләрендә исә бөртеклеләрнең соңгы гектарлары җыела, ә "Тукай", "Дружба" җәмгыятьләренә эш темпын кызулатырга кирәк.